500 челтәр – ул 9000 кв.метрлы өслек каплагыч яки озынлыгы 3 км һәм киңлеге өч метрлы тукыма.
– Безнең челтәрләр бөтен фронт буйлап: Запорожье, Донецк, Луганск юнәлешендә, "Башкортстан" полкының барлык подразделениеләре, шулай ук Курск һәм Белгород өлкәләрендә яугирләр-якташларыбызны ышыклыйлар, саклыйлар, – дип уртаклашты Айгөл Фәттахова. – Һәр төен – битараф булмаган хатыннарның күңел өлеше, һәр үрелгән тукыма тасмасы – сугышчыларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларына ышаныч. Ару-талу белмәс хатын-кызларыбыз алдында баш иябез!
Маскировка челтәре үрү остаханәсе ел ярым 8.00 дән 21.00 сәгаткькә кадәр (өч смена) эшли. Командада 30 челтәр үрүче, 20се көн саен килә!
Үз чиратларында челтәр үрүчеләр якыннарына булышканнары өчен, шулай ук челтәр әзерләргә материаллар сатып алырга ярдәмләшкән барлык гражданнарга рәхмәтле.
Җиңүне тик барыбыз бергә генә якынайту мөмкин!
Любовь Иванова әзерләде.
Фото Приютның Ярдәм үзәгеннән.