Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы проект 2024 елның августында башланды. Ул МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль, мораль һәм псиологик чаралар күрсәтүгә юнәлтелгән.
Марафон уздырылган көнне кеше күп булды. Бәләбәйгә “Норис” клиникасы (Стәрлетамак шәһәре) табиблары килде. Бәләбәйлеләр үзләре өчен нинди белгечләргә күренергә теләгәннәрен ниятләп, гаиләләре белән килделәр. Акушер-гинеколог, терапевт, невролог, реабилитация үзәге, косметология үзәге белгечләре диагностика үткәрделәр, шулай ук сәламәтлек сораулары буенча яхшы киңәшләр һәм рекомендацияләр бирделәр.
Каралудан башка белем бирү семинарларына да игътибар бүленде. Табибларның лекцияләре физик һәм психик саулыкка бәйле мөһим темаларга багышланды, алар хәзер авыр вакытлар кичергәннәр өчен аеруча көнүзәк. Стәрлетамактан “Павильон” төркеме күңелле халәт тудырды – музыкантлар билгеле җырларны да башкардылар, тамашачылар белән аралаштылар да.
Регина Фәизова.