Поселокның битараф булмаган кешеләре, Бәләбәй мәчетенә йөрүчеләр һәм районда яшәүче күпләр кирәкле әйберләр, корылмалар сатып алуга акча күчерделәр, һәм хәрбиләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкин булды.
МХОда катнашучыларның гаиләләре шәхси посылкалар һәм балалар язган хатларны да тапшыра алдылар.
Яугирләр өчен маскировка челтәрләре, бик күп эчәр су һәм канистралар, инструментлар, гигиена әйберләре һ.б. озатылды.
Бу атнада Бәләбәйдән “Башкортостан” полкына гуманитар конвой төяп җибәреләчәк. Ирекмәннәр складка туктаусыз район биләмәләреннән гуманитар ярдәм китерәләр.
Әйтик, чик сакчылары берлеге госпиталь өчен постель кирәк-яраклары, одеяллар һәм мендәрләр тапшырды.
Максим-Горький авыл советы биләмәсендә яшүчеләр берничә кубометр такта сатып алганнар.
Әйткәндәй, эчәр суга, төзелеш кораларына һәм материалларына, маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур.
Любовь Иванова әзерләде.
Фото волонтерлардан.