“Фронт өчен маскировка челтәрләре” төркеме ветераннар советының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Чәй табыны артында җанлы сөйләшү барды: хатын-кызлар үз чиратларныда А. Буйловка челтәр үрергә материаллар сатып алуда булышуы өчен рәхмәтләрен әйттеләр.
Газета ветераннар советы рәисеннән челтәр үрергә тукыма сатып алырга кемнең ярдәм итүе турында сөйләвен үтенделәр.
– Ай саен “ДОК” җәмгыяте (О.К. Диреев) фиананс ярдәме күрсәтә. Нәкъ шул акча безнең челтәр үрүчеләргә материаллар сатып алуга китә, – дип аңлатты Александр Буйлов.
Әйткәндәй, Таһир Хафизов белән Алексей Николаев Бәләбәйдән Приютка бу төркем өчен тукыманың чираттагы партиясен илтеп җиткерделәр.
Үзебезнекеләр өчен маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә!
Любовь Иванова.
Фото ирекмәннәрдән.