Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү буенча тәүге өч төбәк исәбендә

Федераль экспертлар безнең нинди казанышларны билгели? Башкортстан җиңүне якынайту өчен нәрсәләр эшли?

Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү буенча тәүге өч төбәк исәбендә
Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү буенча тәүге өч төбәк исәбендә

* Башкортстан 2022 елда төбәкләр арасында беренчеләрдән булып СВО биләмәсенә гуманитар олау озатты.

* Мобилизацияләнгәннәргә һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм буенча нәтиҗәле система булдырылды.

* Табибларыбыз СВО биләмәсендә эшли. Яугирләрнең тешен дәвалау өчен алар алгы сызыкка кадәр диярлек стоматологик модуль алып бардылар, ә хатын-кызлар отрядлары СВО биләмәсендәге хәрби госпитальләрдә егетләргә ярдәм итә.

* СВОда катнашучылар яки аларның якыннары республика шифаханәләрендә сәламәтлеген ныгыта, шулай ук аларның гаиләләренә хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтелә.

* Төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга  гомумән алганда 40тан артык ярдәм чарасы оештырылды.

* Башкортстан – контрактчыларга түләүләр күләме буенча алдынгы төбәкләр исәбендә.

* Республика ирекле подразделениеләр оештыру буенча, Чечня, Краснодар крае, Татарстан, Төмән һәм Свердловск өлкәләре белән беррәттән, иң актив төбәкләрнең берсе булды.

*Башкортстан Бапшлыгы Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре белән даими бәйләнештә. Ул СВО биләмәсенә төбәк җитәкчеләреннән беренче булып барды һәм якташлырыбыз янында күп тапкырлар булды.

* Радий Хәбиров, төбәк җитәкчеләре арасында беренче булып, хәрби бурычларын үтәү барышында аерылып торган яугирләрне җаваплы вазыйфаларга тәгаенли башлады.

* Украинаның махсус  операцияләр  үзәге милли республикаларга бертуктаусыз һөҗүм итә, ялган мәгълүмат тарата, кешеләр, халыклар арасында низаг тудырырга, илебезне эчтән какшатырга тырыша. Әмма без провокацияләргә бирелмәдек, дошман халыклар арасындагы татулыкны җимерә алмады.

* Республикада халык, СВОда катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары белән  колачлы патриотик һәм аңлату эшләре оештырылган. Барлык яңалыклар кешеләргә җиткерелә бара.

Чыганак: "Башкортостан" гәзите сайты

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: