Барлык яңалыклар

«Шейх» якташларына рәхмәт белдерде

Тузлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә ирекмәнлек эшен урындагы активистлар-страросталар  алып баралар. Алар арасында Рәшидә Сиркина ( Куш-Елга авылы), Альмира Халфина (Ирек авылы), Раушания Гәрәева (Тузлыкуш). Әмма СВОдагыларга ярдәм оештыру буенча төп координатор ветераннар оешмсы рәисе Римма Исхакова. Авыл биләмәсендә яшәүчеләр волонтерлар активының барлык башлангычларын хуплыйлар.

«Шейх» якташларына рәхмәт белдерде
«Шейх» якташларына рәхмәт белдерде

Хакимият башлыгы Ләлә Харисова сүзләренә караганда, активистлар җитәкчелегендә биләмә хатын-кызлары токмач кискәннәр, акча җыйганнар, яугирләргә кирәкле  әйберләр сатып алганнар. Иң активы – пенсионерлар!

– Безнең авыл Советында яшәүчеләр "Шейх" позывнойлы яугир авылдашыбыз үтенече буенча күптән түгел дизель генераторы, бензопычкыга чылбыр, җылы әйберләр һ.б.  сатып алдылар. Аның туганнары посылка әзерләде. Ветераннары советы егетләргә бензопычкы һәм май сатып алды, ә При ют поселогы һәм Баженово авылы волонтерлары биш маскировка челтәре тапшырдылар. Машина гуманитар ярдәм белән Курск өлкәсенә тиешле урынга имин барып җитте. Шушы көннәрдә "Шейх" якташларының ярдәмен алды, бәйленешкә чыкты һәм барсына да рәхмәт белдерде, – дип сөйләде Ләлә Мөдәрис кызы.

Бөтен мир белән изгелек эшләү күңелле!

Фото ирекмәннәрдән.

Любовь Иванова

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: