Барысы да Жиңү өчен
15 Марта 2025, 06:00

Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар

М.Горький исемендәге токымчылык заводы усадьбасы авылында волонтерлар штабы эшли. Базасы  авыл Мәдәният йортында. Максимгорький ирекмәннәренең  җитәкчесе мәдәният йорты хезмәткәре Ольга Федорова. Без аның  ирекмәннәре һәм Үзебезнекеләргә үз теләкләре белән ярдәм итүгә нәрсә китерүе турында сөйләвен үтендек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручыларМәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар
Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар

 – Безнең төркемдә лаеклы һәм уңган хатын-кызлар: Ольга Садиева, Римма Гыйззәтуллина, Наталья Майстрова, Таһлилә Фазыйлова, Алия Гәрәева, Маргарита Савельева, Наталья Чеганова, Лилия Фәйзуллина, Надежда Гостева, Лидия Ксендзова. Бөтен пенсионерлар да безнең авылда яшиләр. Без яугирләргә ярдәм итү теләге белән берләштек, ә аннары гумантар ярдәм җыюга авылдагы башка кешеләрне дә җәлеп итә башладык. СВОдагы сугышчыларга йорт токмачы", " Үзебезнекеләр өчен әзерлибез" акцияләрен игълан иттек (токмач кистек, кәбестә тозладык). Хатыннар йомырка, онны үзләре алып килә, парафинга акча җыябыз... Окоп шәмнәре ясыйбыз. Мин безнең акцияләрне, кайчан җыелуны билгелим, барсы да дәррәү киләләр һәм ниятләгән эшне эшлибез. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Урындагы хакимият башлыгы заказ зур булганда он, токмач тутыру өчен контейнерлар белән тәэмин  итте. Без шулай ук  аңа һәм авыл Советы хезмәткәрләренә рәхмәтлебез.

Мәрхәмәтлек эшләү – ул йөрәкләребез чакыруы. Бөек Ватан сугышы елларында безнең әниләребез һәм картәниләребез дә шулай эшләгән.

Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Надежда Красильникова сөйләве буенча, авылда волонтерлар хәрәкәтен Олеся Туженкова башлаган (ире СВОда хәбәрсез югалган). Ул челтәр үрә башлаган, ә хәзер акча җыя, азык-төлек җыелмаларын туплый, яугирләр соравы буенча материаллар һәм әйберләр сатып ала.

Эшкә ирекмән Яна Москаленко (ире СВОда) актив кушылган: якташ сугышчыларга әйберләр җыеп туплый, Бәләбәйдә складта гуманитар ярдәмне сортларга бүлүдә ярдәмләшә.

Башлап торучы ирекмән Гөлназ Абуталипова чебурашка рәвешендә бөтөүләр ясый ( 23 февральгә аларга татлы күчтәнәчләр кушкан).

Волонтерлыкка яшьләрнең дә килүе яхшы.

Глуховская шфихананәсе авылында СВОда катнашучының хатыны Марина Тихонова актив шөгыльләнә. Пенсионерлар актив. Мәсәлән, Светлана Митрахович, "Глуховская" шифаханәсе ветераннар оешмасы рәисе, шәмнәр ясаган, хәзер сорау буенча яралылар өчен госпитальгә күлмәкләрне кирәгенчә тегә, авылда яшәүчеләр арасында гуманитар ярдәм җыюны оештыра. Урындагы Р.С. Афанасьев исемендәге мәктәптә укучылар берничә тартма окоп шәмнәре ясап, якташ яугирләренә озатканнар.

Соңгы сүз урынына

Изге эшләр һәр кешене яхшырак итә, ә ирекмәннәр –  мәрхәмәтлек дөньясына  алып баручылар.

Фото Ольга Федоровадан.

Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар
Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар
Мәрхәмәтлек дөньясына алып баручылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас