Якын көннәрдә СВОда катнашучы, М. Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальонының Шах позывнойлы яугире бәләбәйлеләргә рәхмәт белдерер өчен редакциягә кеунакка килде.
– Башбатальонда 2023 елның 24 апреленнән хезмәт итәм. Әле командировкада. Шушы вакыта эчендә тормышымда күп нәрсә үзгәрде, дусларым-полкташларымны югалтым, хәрби фронт тугандашлыгы рәвешендә нык гаиләле булдым. Безнең егетләр көн саен туган яклардан килгән зур ярдәмне тоялар. Мәрхәмәтле булганнары, фронтка ярдәмнәре һәм СВОда катнашучыларны яклаулары өчен Азат Сәхәбиев җитәкчелегендә Бәләбәй районы хакимиятенә, Александр Буйловка һәм ветераннар советына,, “Ватанны саклаучылар” фондына, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” һәм “Приют поселогынданы ярдәм үзәге” төркемнәре ирекмәннәренә күп-күп тапкырлар рәхмәт. “Материк” магазины техникага яңа запас частьләр белән һәрчак ярдәм итә. Сыйфатлы туклану продуктлары, өчен эшкуар Алексмей Журавлевка, даими финанс ярдәмнәре өчен Дамир Галиевка, Сергей Ивановка һәм башкаларга чиксез рәхмәт.
Стоматолог Гафуровлар гаиләсенә аерым рәхмәт.Рөстәм Вәрис улы безгә алгы сызыкка үзе килде һәм тулы стоматология кабинеты җиһазлады. Рентген куйды, кирәкле инструментлар, медицина препаратлары белән тәэмин итте. Хәзер егетләр алгы сызыкта да тешләрен дәвалый алалар!
Якташларыбызның ярдәме бәясез! Районда яшәгән, гуманитар конвойлар оештыруда катнашкан, уртак җиңүгә өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәт!
Светлана Шириня әзерләде.