Барысы да Жиңү өчен
20 Апреля 2025, 06:00

Үзебезнекеләр һәрчак истә

Үз җае белән аккан тыныч тормышта яшәсәк тә, махсус хәрби операция зонасында  корал тотып неонацистларга  каршы көрәшүче якташларыбыз бер минутка да  уйдан чыкмый. Бәләбәй шәһәре һәм районы халкы булдыра алганча аларга гуманитар ярдәм күрсәтә – конвой арты конвой  кирәк нәрсәләрне озата.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзебезнекеләр  һәрчак истәҮзебезнекеләр  һәрчак истә
Үзебезнекеләр һәрчак истә

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Бәләбәй бүлеге әгъзалары да (барлыгы  сигез кеше) чираттагы мәртәбә гуманитар ярдәм әзерләде. Бу юлы алар тарихи мәчеттән госпитальгә озатылачак  – яралыларга  кирәкле әйберләр: киҗе-мамык (х/б) тукыма, сөлгеләр, футболкалар, майкалар, фойсболкалар, трусылар, носкилар, сланцы һ.б. тупладылар.

“Ак калфак” ханымнары, барлык аналар сыман, изге догада, җирдә тизрәк Тынычлык урнашуын, ир-егетләребез исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуларын, балаларның әти-әниле булып үсүләрен телиләр.

Зәйфә Салихова.

Үзебезнекеләр  һәрчак истә
Үзебезнекеләр  һәрчак истә
Үзебезнекеләр  һәрчак истә
Үзебезнекеләр һәрчак истә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас