Каләмдәшебез ире янына барган

"Юлдаш" радиосының билгеле алып баручысы Зөһрә Арсаева ире - "Журналист" позывнойлы яугир Рәфыйк Әхмәтшин белән очрашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Каләмдәшебез ире янына барганКаләмдәшебез ире янына барган
Каләмдәшебез ире янына барган

Танылган журналист Рәфыйк Әхмәтшин үзе теләп махсус хәрбия операция зонасында сугыша. Аның янына хатыны - «Юлдаш» радиосы хәбәрчесе Зөһрә Арсаева «Җиде кыз» иҗтимагый оешмасы волонтерлары белән килгән.

Хатын-кызлар сугышчыларга гуманитар ярдәм алып килгән. Башкортстанның атказанган артисты Гөлсем Бикбулатова һәм БСТ телеканалы журналисты Наил Юнысов кыр шартларында концерт оештырган, яугирләр өчен күңелле җырлар башкарган.

"Җиде кыз" иҗтимагый оешмасы волонтерлары Ләйсән Рабадановага, Динара Сафинага, Раушания Нишановага, водитель Альфред Сафинга зур рәхмәт", — ди Рәфыйк Әхмәтшин.

Фото: "Башинформ"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас