Алгы сызыкка мотоцикллар илтеп җиткерделәр

Махсус хәрби операциядә катнашучы бәләбәйлеләр эшмәкәр Айгөл Минихановадан даими техник ярдәм ала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алгы сызыкка мотоцикллар илтеп җиткерделәрАлгы сызыкка мотоцикллар илтеп җиткерделәр
Алгы сызыкка мотоцикллар илтеп җиткерделәр

Шушы көннәрдә “Башкорт” мәрхәмәтлек фонды булышлыгында Айгөл Нур кызы алгы сызыкка өч берәмлек мототехника озатты. Гуманитар йөккә юридик ярдәм күрсәтүне бу юлы “Формула” җәмгыяте (Р.К. Гәрәев) үз өстенә алды.

– Бәләбәйдә яшәүче Тимур Габидуллинга аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул үз машинасында дошман линиясенә кадәр даими  бара. Гомерен куркыныч астына куеп, сугышчыларыбызга техниканы илтеп тапшыра. Туган илне  саклаучыларга якташлар ярдәменең ифрат мөһим булуын аңлаучы шундый егетләребез белән горурланабыз, – диде “Башкорт” фонды җитәкчесе Сергей Логинов.

Римма Солтанова.
Фото  “Башкорт” фондыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас