Батырлар истәлеген мәңгеләштерик

Ватаныбыз һәрвакыт батырлары белән дан тотты. Узган ел ахырында, газета язганча, "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексында яу кырында һәлак булган махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә истәлекле корылма өчен таш салу тантанасы узган иде. Төзелешне оештыручы – муниципалитет хакимияте ярдәмендә Бәләбәй районы ветераннар советы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Батырлар истәлеген мәңгеләштерикБатырлар истәлеген мәңгеләштерик
Батырлар истәлеген мәңгеләштерик

Һәйкәл төзү идеясенең ничек тормышка ашырылуын ачыклар өчен газета  район ветераннар оешмасы рәисе Александр Буйловка мөрәҗәгать итте.

 –  Бөтенсоюз ветераннар оешмасының төбәк Башкортстан республика иҗтимагый оешмасы Бәләбәй район оешмасы президиумы истәлекле корылмага бөтен халыктан акча җыюны оештыруга җаваплы итеп билгеләнде.  "Тыл – фронтка", "Сугыш балаларына" һәм башка истәлекле корылмаларны төзегәндә шулай булды. Бәләбәйлеләр һәрчак ярдәмчел һәм изге эштә актив катнашулары белән аерылып торалар. 

Бүген без барлык Бәләбәй районында  яшәүчеләргә, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, эшкуарларга СВОда катнашучылар – Туган ил чиген сакларга баскан чын илсөяләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча ветераннар советы башлангычын якларга чакырып мөрәҗәгать итәбез, – дип җавап бирде Александр Сергеевич.

Газета укучыларның исләренә төшерәбез, һәйкәл "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексында куелачак.

Акчаны җыю кулдан һәм күчерү ысулы белән уздырыла.

Акча ветераннар советында кабул ителә, адресы: Бәләбәй, Ленин урамы, 3 А.  Белешмәләр телефон буенча: 8 (34786) 3-25-57.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Получатель Местная Белебеевская районная организация региональной Башкортостанской республиканской общественной организации Всероссийской организации ветеранов.

ИНН: 0255011023      КПП: 025501001

ОКПО: 32027199       ОГРН: 1030200020344

Расчетный счет 40703810000200000034   Филиал ПАО «БАНК УРАЛСИБ» в г. Уфа

к/с 3010 А1810600000000770             БИК 048073770

Назначение платежа: Добровольные пожертвования на установку памятника участникам СВО в г. Белебей.

P.S.

Күпме булуына карамастан, һәркем  өлеше  бу бөек эштә бер кирпеч була ала. Хөрмәтле район халкы, әйдәгез барыбыз бергә геройлар истелеген мәңгеләштерик!

Газета әлеге хәйрия акциясендә гражданнарның һәм коллективларның катнашуы турында язып торачак.

Любовь Иванова әзерләде.

Булачак һәйкәлнең эскизы ветераннар советыннан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас