

Бәләбәйдә яшәүче Хорасев Ю.П. МХОда катнашучылар белән даими бәйләнеш тота. Ул сугышчыларга озатырга шуруповерт һәм үзкискечләр китергән.
Приют бистәсе Ярдәм үзәге ирекмәннәре 18793,42 сумлык медикаментлар сатып алганнар, яртысын “СберСпасибо” бонуслары белән түләгәннәр. Бонуслары белән төркемнең даими катнушучылары бүлешкән, һәм яхшы экономия килеп чыккан.
– “Экономмаркет” кибете (Приют) җитәкчесе Җәләлетдин белән бергә яугирләргә ярдәм күрсәтә. Бу юлы футболкалар һәм носкилар тапшырды, – дик хәбәр итәләр ирекмәннәр.
Бистәнең ветераннар советында чираттагы гуманитар олау өчен посылкалар эшләгәннәр. Ирекмәннәр госпиталь өчен җәймәләр һәм мендәр тышлары теккән.
Районның битараф булмаган кешеләреннән ярдәм биләмәләрнең бөтен ирекмәннәр пунктларына килә.
Үзебезнекеләргә ярдәм итик!
Мила Любченко әзерләде.