Бәләбәйлеләр һәйкәл төзүне яклыйлар

"Бәләбәй хәбәрләре" МХОда катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл төзүгә акча җыю турында хәбәр итте. Башлангыч Бәләбәй районы ветераннар оешмасы активыныкы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәйлеләр һәйкәл төзүне яклыйларБәләбәйлеләр һәйкәл төзүне яклыйлар
Бәләбәйлеләр һәйкәл төзүне яклыйлар

Исегезгә төшерәбез, беренче таш салу тантанасы 2024 елның 9 декабрендә  булды.

Сүз ветераннар советы рәисе Александр Буйловка:

 – Истәлекле корылманың  смета хакы 1 млн 480 мең сум тәшкил итә. Аны Бәләбәй шәһәренең махсус проект төркеме исәпләде. Һәйкәлнең эскизын гамәлдәге норматив актларга ярашлы район хакимиятенең архитектура бүлеге белгечләре эшләде.

Әлегә Бәләбәй районы ветераннар оешмасының исәп счетына 425 мең сум акча килде. Акчалар эшмәкәрләрдән, пенсионерлар, МХОда катнашучыларның гаиләләреннән һәм башкалардан килде. Мәсәлән, З.С. һәм Г.В. Абдрахимовлар гаиләсе төзелешкә шактый зур сумма кертте.

 – Һәлак булган улым Марат истәлегенә мин менә шушы бик азны гына эшли алам, – диде Зилә Сәлах кызы "БХ" хәбәрчесенә.

 Илсөярлек проектына кушылырга теләгәннәр ветераннар советына  мөрәҗәгать итә алалар. Адресы: Бәләбәй, Ленин урамы, 3 А ( тел.ю 3-25 - 57).

 Любовь Иванова әзерләде. Елены Петрова фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас