Мәскәүдә югары награда белән бүләкләнде

Президент хакимияте  башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко Башкортстаннан Зилә Фәттаховага "Барсы да Җиңү өчен!" күкрәккә тагылучы билге тапшырды. Тантана Мәскәүдә "Халык фронты" тарафыннан оештырылган "Барсы да Җиңү өчен!" форумында узды.

Добавить в предпочтительные источники Google

Зилә Фәттахова "Масксети Щит Уфа" хәрәкәтен җитәкли һәм форумга җыелган меңнәрчә активистларның берсе. Катнашучылар арасында – ирекмәннәр, хәрби хәбәрчеләр, медиклар, ветераннар һәм корпорацияләр хезмәткәрләре.

Форум хәрәкәтнең өч еллыгы уңаеннан оештырылган, аның нәтиҗәсендә солдатлар 13 меңнән артык квадрокоптер һәм башка кирәк нәрсәләр алдылар.  

Чыганак: Честно говоря/ новости Уфы и Башкирии

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас