Яугирләр өчен саклавычлар ясадылар

Борын-борыннан хәрби походка киткәндә, ир-егетләр үзләре белән догалыклар, шулай ук туган өй турында искә төшереп торучы тылсым  (саклавыч- обереглар)  алганнар. Сугышчылар хатыннары, әниләре, балалары куллары белән эшләнгән шушы кечкенә әйбер  якыннарының йөрәк һәм кул җылысын саклый һәм аерым үзенчәлекләргә ия дип ышанганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яугирләр өчен саклавычлар ясадыларЯугирләр өчен саклавычлар ясадылар
Яугирләр өчен саклавычлар ясадылар

Малиновка авыл мәдәният йортында МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләрне яклап, "Солдат өчен тылсым" әзерләү буенча осталык классы узды. Аны мәдәни чараларны оештыручы Елена Котова үткәрде.

"Әйдә дуслашыйк" уен мәйданчыгына йөрүче балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга бик тырышып обереглар ясадылар, озак көтелгән җиңүгә кечкенә үз өлешләрен керттеләр.

Чын йөрәктән ясалган һәр изгелек тылсымының уңышка һәм җиңүгә ярдәм итәчәгенә, бар җирдә һәм һәрчак Туган ил сакчыларын саклаячагына балалар ышаналар. Бу саклавычлар МХОда катнашучыларга  әле ялдагы безнең солдат аша тапшырылачак

Любовь Смородина, авыл мәдәният йортының әйдәүче методисты.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас