

Бу юлы кунакта медицина хезмәте лейтенанты доктор Лиса – аерым медицина батальонының табиб-реаниматолог- анестезиологы. Ул 2024елда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм МХО зонасында.
Ләйсән Бәләбәйдә туып-үскән, 15 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Пермь медицина академиясенә укырга кергән, аның һөнәри язмышы шунда хәл ителгән дә инде. Ел саен әнисе Әлфия Таһир кызы янына кайта. Нәкъ ул кызын Приют ирекмәннәре белән бәйләгән, чөнки үзе Бәләбәй тарихи мәчетенең МХОдагы сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырган дин тотучылар төркеменә керә. Кызының үтенече буенча ирекмәннәр доктор Лиса хезмәт иткән госпитальне дә үз канаты астына алганнар.
– Ниндидер бер мәлдә яралы сугышчылар өчен кием-салым һәм шәхси гигиена чаралары кирәк булды. Соңрак Приют тегүчеләре- ирекмәннәр әзерләгән косынкалар, бандажлар һәм эчке кием килә башлады, – дип уртаклашты ул. – Айгөл Фәттахова белән бәйләнеш тоталар, ихтыяҗга карап, ул әйбер җыюны оештыра.
Тылның ярдәме бәяләп беткесез. Без хезмәт хакы белән тәэмин ителгән, страховкаланган, ә ирекмәннәр берни белән дә якланмаган. “Бөтен мир белән ярдәм”нән башка, безгә яралы сугышчыларны тәрбияләр, карар өчен үз теләкләре белән ярдәмчеләр киләләр. Кемдер хезмәт хакы сакланмаган ялда, икенчеләр чираттагы ялларын медсанбатта уздыралар. Бу гаҗәеп мәрхәмәтле кешеләр! Алардан башка кеше ресурслары җитмәс иде. Ул шартларда яклауны тою бик кадерле: чит кешеләр безнең өчен, сугышчыларыбыз өчен хафаланалар. Изгелекләре, шәфкатьләре өчен ирекмәннәргә һәм яшәүчеләргә чын йөрәктән рәхмәт! – дип йомгаклады сүзен доктор Лиса.
Әңгәмәдәшем сүзенә караганда, академиядә укыган чакта хәрби хәрәкәтләр зонасында булырга туры килер дип башына да китермәгән. Әмма хәрби бурычлы икәнен һәрвакыт белгән. Контракт төзегәндә икеләнү тумаган, ул хәзер дә юк. Доктор Лиса МХОда катнашучыларның гомерен коткаруын дәвам итә. Ул махсуслашу элементлары белән квалификацияле ярдәм күрсәтә һәм элек булмаган һөнәри тәҗрибә ала.
Озак еллар яшәү нәтиҗәсендә Пермь аңа бик якын, әмма туган Бәләбәенә һәр кайту аңа әнисе – иң кадерле һәм якын кешесе белән аралашырга, кече туган иленең тыныч торомышы белән ләззәтләнергә булыша.
“Приют бистәсе ярдәм үзәге" ирекмәннәр төркеме активистлары доктор Лиса өчен чын мәгънәсендә якын кешеләргә әйләнгәннәр.
Матур, кыю һәм көчле ихтыярлы ханым турында әлегә “Лиса” позывное астында сөйләдек, әмма хәрби докторның гади булмаган көндәлек тормышын тулырак бәян итү мөмкинлеге булыр әле.
Любовь Иванова.
Елена Петрова фотосы.