Барысы да Жиңү өчен
13 Августа 2025, 10:00

Ашыгыч рәвештә су кирәк!

Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйловның әйтүенә караганда, яшәүчеләр гуманитар ярдәм туплауга актив кугшыла, әмма әлегә эчәр суга ихтыяҗ ябылмаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ашыгыч рәвештә су кирәк!Ашыгыч рәвештә су кирәк!
Ашыгыч рәвештә су кирәк!

"Башкортостан" полкы яугирләренә ашыгыч рәвештә эчәр су кирәк, башка подразделениеләргә дә. Әгәр һәркем берәр шешә китерсә дә, сизелерлек ярдәм  була", – ди Александр Сергеевич.

"Минем шәһәр" идарәсе компаниясе коллективы ( җитәкчесе Хөснетдинова Г.Н.) һәм Гладков А.С. Бәләбәйдәге складка таза сулы сыешлыклар китерделәр.

"Үзебезнекеләр янда. Бәләбәй" төркеме ирекмәннәре Приют бистәсе ярдәм үзәгенә киҗе-мамык  тукымалар, постель комплектлары һ.б. тапшырдылар.

Район умартачылары Касыймов М.С. белән Биктимеров Т.Т. МХОда катнашучыларо өчен хуш исле бал тапшырдылар.

Приют бистәсе ветераннар советында "Үзебезекеләрне ташламыйбыз!" төркеме ирекмәннәре белән бергә коры армия душы төргәкләре әзерләделәр һәм госпитальгә постель әйберләре төрделәр.

Хөрмәтле бәләбәйлеләр!

Тиздән чираттагы конвой сезнең ярдәмне саклаучыларыбызга алып китәчәк, әмма әле изге эшкә кушылырга вакыт бар.

Любовь Иванова

Фотолар ветераннар советы һәм Приют бистәсе  ярдәм үзәгеннән.

 

Ашыгыч рәвештә су кирәк!
Ашыгыч рәвештә су кирәк!
Ашыгыч рәвештә су кирәк!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас