

– Озатылды: квадрацикл, прицеп, мпскировка челтәрләре, туклану продуктлары, эш кораллары, гигиена әйберләре, туганнарыннан шәхси посылкалар .б. Ярдәм җыюда катнашканнарның барсына да рәхмәт, – дип уртаклашты ирекмән Айгөл Фәттахова.
Әлеге вакытта башка юнәлешләр өчен нумантар ярдәм оештырыла.
Дмитрий Токарев эвакуатор арбалары әзерләде.
5 нче мәктәпнең яшь ирекмәннәре (җитәкче Галина Афанасьева) саклаучыларыбызга маскировка челтәрләре үрделәр, шулай ук күчтәнәчләр, эчәр су тапшырдылар.
Поселокта яшәүче Александр Макаров тулы прицеп эчәр су китерде.
Ирекмәннәр төркемендә барлык катнашучылар, битараф булмаган яшәүчеләр МХО зонасындагы якташларга ярдәм итү өчен акчаларын да, көчләрен дә кызганмыйлар.
УАЗ автомобиле сатып алырга акча җыю дәвам итә.
Үзебезнекеләргә кушылыгыз!
Любовь Иванова.
Фото Приют бистәсе ярдәм үзәгеннән.