Барысы да Жиңү өчен
21 Августа 2025, 12:00

Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды

19 августта, Гуманитар ярдәм көнендә, "Приют бистәсе ярдәм үзәге"нең ирекмәннәр төркеме чираттагы гуманитар ярдәм конвоен төяү белән шөгыльләнделәр: поселокның төрле яшьтәге кешеләре җыелды. Йөк күп иде!

Добавить в предпочтительные источники Google
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелдыГуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды

 – Шулкадәр йөк – безнең бергә эшләвебез нәтиҗәсе. Катнашканнарның барсына да изгелекләре өчен рәхмәт! – дип уртаклашты ирекмән Айгөл Фәттахова.

Һава-десант гаскәрләре хәрби тугандашлык егетләре озатуга транспорт әзерләделәр, Приютта төягәндә булыштылар, Октябрьскийга кадәр озата бардылар һәм фурага күчереп төяделәр.

Техника сугыш шартларында сынатмасын өчен ай ярым диярлек Таһир Хафизов ВАЗ-2104 автомобилен һәм тагылманы ремонтлау белән шөгыльләнде.

Ирекмән Дмитрий Токарев эвакуация арбалары әзерләде, сугышчылар ашыгыч рәвештә сораган дронга каршы одеяллар һәм пончо алырга Тарказыга барып кайтты.

Тарказылыларга аерым рәхмәт!

Приют бистәсенең һәм Баженово авылының  маскировка челтәрләре үрүчеләре иртәнге 7дән кичке 22.00 сәгатькә кадәр 35 челтәр (3х6м) әзерләделәр, шулай ук кыска вакытта махсус заказ – 6х10 метрлы җиде челтәр эшләделәр. Бу бик зур һәм авыр хезмәт!

Приюттан "Үзебезнекеләр өчен тегәбез" төркеме эчке кием (140 данә), куллар өчен100 бандаж, косынкалар, шорты, мендәрләр, сөлгеләр текте.

Бу гуманитар олауда озаттылар: ВАЗ-2104, тагылма, маскировка челтәрләре, инструментлар, шәхси гигиена әйберләре, постель кирәк-яраклары, мендәрләр, одеяллар, сөлгеләр, медицина эшләнмәләре, кием, туклану продуктлары ( яшелчәләр, йорт  токмачы, бал, кипкән җимешләр, үлән чәйләре), эчәр су, канистралар, эвакотележкалар, авто өчен тәгәрмәчләр, мотоциклга покрышкалар, квадрацикл, яктырткычлар, розеткалар, мунча себеркеләре, балаларның хатлары, көнкүреш химиясе, кул таяклары һ.б.

Бөтен сораулар да ябылды.Әйберләрнең бер өлешен озата баручылар  машинасына төярга туры килде.

Фура оешканлык белән 20 августта төялде, һәм Бәләбәй районыннан гуманитар йөк МХО зонасына Октябрьскийдан чик сакчылары озатуында республика конвое белән китте.

Любовь Иванова. А. Фәттахова фотолары.

Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Гуманитар ярдәм көнендә чираттагы олау җыелды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас