Барысы да Жиңү өчен
4 Сентября 2025, 08:00

МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә

Газета МХО зонасындагы якташ сугышчыларга хәйрия ярдәме туплау һәм озату турында даими хәбәр итеп тора.  

title
МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итәМХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә
МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә

Махсус хәрби операция узу вакытында Бәләбәй районында берничә ирекмәннәр төркеме оешты, алар  фронт белән тыл арасында оештыручы  ролен һәм арадашлыкны үз өсләренә алдылар.

Тонналап гуманитар йөкләр, шул исәптән автомобильләр һәм башка транспорт чаралары, якташларыбызга озатылып тора.  Районның битараф булмаган гражданнары һәм бүтән төбәкләрдә яшәүче якташлар даими үз өлешен кертә.

Әйтик, "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют" төркеме ирекмәннәре УАЗ автомобиле сатып алуга акча җыя.

Берничә яшь кеше Приют бистәсе ярдәм үзәге ирекмәннәренә мотоцикл сатып алып тапшырдылар. Төркемдә даими катнашучы Артур Гатуллин техник тикшреү үткәрде, кирәкле документлар әзерлдәде, һәм чираттагы конвой белән мотоцикл МХО зонасына озатылачак.

Әйбер җыю дәвам итә. Төзелеш материаллары һәм инструментлар, гигиена чаралары, антибиотиклар һәм зарарсызландыручы чаралар һ. б. кирәк. Хәтта агачтан  җыелган алмалар да яугирләргә шатлык китерәчәк!

Ирекмәннәрнең сүзенә караганда, без геройларыбыз тормышын яхшырак һәм җиңелрәк итәбез! Үзебезнекеләргә кушылыгыз! Ирекмәннәр төркемнәренә мөрәҗәгать итегез!

 

Любовь Иванова. Фотолар ирекмәннәрдән.

 

 

МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә
МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә
МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә
МХО ирекмәннәре яугирләргә ярдәм туплауны дәвам итә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас