Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
7 ноябрь , 15:00

Бәләбәй хатын-кызлары үзебезнекеләргә ярдәм итә

Бәләбәй районы "Урал-Батыр" милли- мәдәни сараеның "Кудесница" һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар махсус хәрби операция башланганнан бирле якташ сугышчыларга актив ярдәм итәләр.

Бәләбәй хатын-кызлары үзебезнекеләргә ярдәм итә
Бәләбәй хатын-кызлары үзебезнекеләргә ярдәм итә

 Аларның хәйрия ярдәме – кулдан бәйләнгән йон оекбашлар (500 пар) һәм бияләйләр, җылы кофта һәм жилетлар, башлыклар, саклавыч-чебурашкалар, балалар әйберләре һ. б. Алар МХОда катнашучыларга һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләргә даими җибәрелеп тора.

 – Бүген алар ветераннар советы складына үз кишәрлекләрендә үстерелгән уңыш, шулай ук варенье, бал, кондитер ризыклары  китерделәр, - дип хәбәр итте  ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.

Бәләбәй кудесницалары риясыз игелек һәм җылылык белән уртаклашалар. Әлбәттә, бу безнең батыр яклаучыларыбызны җылыта, шатландыра..

Любовь Иванова. Фото  "Урал-Батыр" сараеннан.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас