Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
11 ноябрь , 15:00

Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк

Запорожье юнәлеше сугышчылары өчен Приют бистәсендәге ярдәм үзәге ирекмәннәре маскировка челтәрләре (4 данә.), дронга каршы пончо һәм шүрәле  костюмнары (7шәр данә)  тапшырдылар.

Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк

Уфага гуманитар ярдәмне Приюттан сугышчының туганнары илткән, ә ялга кайткан хезмәттәше йөкне якташларыбызга илтеп җиткерәчәк.

Тарказы авылыннан Лилия Шәймәрданова – Приют бистәсендәге ярдәм үзәге төркеменең актив волонтеры.

Узган ялларда ире, Приюттан килгән туганнары Регина һәм Фәһим Тимербаевлар белән егетләр өчен чәк-чәк әзерләгәннәр.

Камыр өчен 70 йомырка кирәк булган! Чәк-чәкне контейнерларга тутырганнар: озакламый ул якташ сугышчыларга  китәчәк!

 – Егетләр тыл ярдәмен тоярга тиеш! - – дип саный Л.Шәймәрданова.

Ирекмәннәрнең  һәм битараф булмаган гражданнарның игелекле гамәлләре бөтен территориаль чикләрне юкка чыгара :аларның игелеге чиксез!

Любовь Иванова. Фотоларны ирекмәннәр тәкъдим итте

Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Үзебезнекеләр өчен маскировка эшләнмәләре һәм чәк-чәк
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас