Русиянең ким дигәндә 19 төбәгендә аеруча мөһим объектларны яклау өчен иреклеләр җыю башланды, дип яза “Коммерсант”.
Ноябрь уртасында, басма мәгълүматлары буенча, мондый кампанияләр Татарстанда, Башкортстанда, Түбән Новгород, Белгород, Брянск, Курск, Тула һәм кайсыбер башка өлкәләрдә старт алган.
Тиешле отрядлар 4 ноябрьдә Русия Президенты Владимир Путин кул куйган яңа законнар нигезендә формалаша башлады, ул энергетика, транспорт һәм нефть-газ инфраструктурасы объектларын саклау өчен сборларга резервчылар җибәрергә мөмкинлек бирә.
Закон нигезендә, иреклеләрнең сәламәтлек буенча яраклылык категориясе B категориясеннән түбән булмаска тиеш, алар тугыз класс белемгә ия һәм хөкем ителмәгән булырга тиеш. Шулай ук, дәрәҗәләренә карап, яшь буенча чикләүләр бар: солдатлар һәм сержантлар өчен – 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар өчен – 60-65 яшькә кадәр.
Сборларда булу вакыты елына 6 айдан артмаска тиеш, ә анда катнашучылар бу чорга барлык тиешле социаль гарантияләр белән хәрби хезмәткәр статусын алачак, шул исәптән алар төбәккә һәм хезмәт характерына бәйле рәвештә үзгәреп торган акчалата тәэмин ителеш алачак.
“Коммерсант” язуынча, резервчылар шулай ук Оборона министрлыгыннан (35 мең сум) һәм төбәк бюджетыннан (ярты еллык контракт төзегәндә 150 мең сум һәм еллык өчен 300 мең сум) бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.
Чыганак: lenta.ru
Фото:Ренат Таюпов.