Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
13 ноябрь , 11:00

Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары

Мондый тыныч булмаган вакытта бөтен ил кешеләре Русия армиясеняклау һәм ярдәм итү өчен берләшә. Махсус хәрби операция башлану белән ил халкының күбесе өчен алдынгы сызыкта Ватан иминлеген саклаучыларга ярдәм күрсәтү иң мөһимгә әйләнде.

Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары
Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары

Бәләбәй шәһәренең чуваш гимназиясе укытучылары, ата-аналар һәм укучылары мөмкин булганча безнең көрәшчеләргә ярдәм итәргә тырышалар.

Укучылар хезмәт дәресләрендә очламнар (нашлемники) үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, хатлар язалар, саклавычлар эшлиләр. Бу гына да түгел әле. Быел алма уңышы бик мул булудан файдаланып, гимназиядә "Үзебезнекеләр өчен алма" акциясе игълан ителде. Алма киптерергә булдык, бу бит безнең сугышчылар өчен табигый витаминнар.

Кызлар хезмәт укытучысы Елена Михайловна Петрова һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Венера Геннадиевна Макарова җитәкчелегендә алмаларны юка итеп кисеп,  киптерергә куйдылар. Тиздән беренче партия әзер булды, аны кыска вакытлы ялда булган СВО сугышчысына тапшырдык.

"Мондый күчтәнәч һәр яклаучыны сөендерәчәк", – дип, шатлыгын белдерде сугышчы.

Тәмле, хуш исле алма кисәкләре  Ватаннан ерактагы солдатларга сөенеч булсын. Исән-сау,  җиңеп  кайтыгыз!

П. Г. Кирилова, тәрбия эше буенча директор урынбасары

Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары
Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары
Үзебезнекеләр өчен изгелек алмалары
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас