Акциядә катнашучыларның һәркайсы уртак эшкә үз өлешен керткән: кемдер азык-төлек, кемдер йорт кирәк-яраклары китергән. Хуҗабикәләр ике дистә килограмм он һәм 200 йомырка кулланганнар. Берәүләр камыр баскан, икенчеләре – камырны җәеп, нәзек кенә итеп кискәннәр.
Җылы, гаилә халәтендә хезмәт шатлыкка әйләнә. Сөйләшә-сөйләшә вакыт сизелми генә үтә.Күңелләре кайгырту белән тулы оста хатын-кызлар ткомачны сокланып карап торырлык итеп кискәннәр. Илледән артык контейнерга салынган әзер продукция СВО зонасына җибәрүне көтә.
"Өй эшләнмәләре – ул ямь һәм җылылык символы. Бу токмач сугышчыларга көч бирсен, алар турында уйлауны, борчылуыбызны искә төшерсен. Без геройларыбыз белән горурланабыз, аларның кайтуын түземсезлек белән көтәбез", – диләр Слакбаш хатын-кызлары.
Светлана Прокофьева әзерләде. Фотолдар авыл Мәдәният йортыннан.