Авыллар биләмәләреннән анда катнашучылар күп. Әйтик, шушы көннәрдә Мәтәүбаш авыл биләмәсе ярдәм күрсәтүчеләренә "Надежный тыл Миловка" ирекмәннәр оешмасы чиксез рәхмәт белдерде. Менә алар, бу гамьле кешеләр: авыл Советына караган Акбасар авылыннан Рәгинә Юлаева (урын-җир әйберләре, чәй үләннәре, кипкән алма тапшырган) , Мәтәүбаштан Зөлкәбирә Хөсәенова (бәйләнгән оекбашлар), Зәлилә Биккинина белән Әминә Мөхәмәдиева (чәй үләннәре, сабын, кремнар, солдатлар өчен башка кирәк-яраклар)
Умартачы, юмарт Таһир Арсланбеков гаиләсе 25 кг хуш исле бал тапшырган.
Көтелгән җиңүгә бу сезнең өлешегез, рәхмәт сезгә, изге җаннар!
Зәйфә Салихова.