Шушы көннәрдә Үзәк мәдәният сараеның «Паяц» эстрада миниатюралары халык театры һәм «Талантлар академиясе» балалар студиясе (җитәкчесе Ләйлә Воронова) балалары әти-әниләре белән бергә хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю оештырды.
Балалар озак саклана торган азык-төлек – тәм-том, консервлар, эчә торган су бар алып килгәннәр. Посылкаларга шулай ук тизрәк җиңү һәм өйгә кайту теләкләре язылган хатлар да салынды. Алар тиздән махсус хәрби операция зонасына озатылачак. "Алгы сызыктагы солдатлар туган йортларын һәм якын кешеләрен искә төшерсеннәр. Ә без аларның тизрәк кайтуын көтәбез", - диләр балалар.
«Акчарлак» татар җыры ансамбле (җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина) солдатлар өчен янә окоп шәмнәре ясаганнар.
Мондый акцияләр үз илең өчен горурлык һәм бердәмлек хисләрен ныгытуга ярдәм итә.
Светлана Прокофьева.