Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
5 декабрь , 15:00

Үзебезнекеләргә ярату белән

Бәләбәй районы волонтерлары  МХО зонасында булган якташ сугышчыларга оператив ярдәм җыю өчен халык белән даими эшлиләр.

Үзебезнекеләргә ярату белән
Үзебезнекеләргә ярату белән

Ирекмәннәр төркемнәренең күпчелек активын төрле яшьтәге хатын-кызлар тәшкил итә. Мәсәлән, Әниләр көне алдыннан Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары төркеме Приют бистә советы бистә биләмәсе хакимияте һәм МХО хәрби бүлекчәләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәләбәй районы Солдат аналары союзына янә грек-рим көрәше секциясендә шөгыльләнүче балалар килделәр. Тренер Николай Кухарев белән бергә алар сугышчыларга окоп шәмнәре һәм хатлар тапшырдылар. Солдат аналарының активы сүзләренә караганда, укытучы позициясе аркасында балалар спорт белән актив шөгыльләнеп кенә калмый, патриотлык дәресләре дә уза.

Шушы көннәрдә ветераннар советына иң яшь ирекмәннәр – «Миләшкәй» 27нче балалар бакчасының 8нче төркемендә тәрбияләнүчеләр килде. Алар якташ сугышчыларга иң кадерле бүләкләр - җылы сүзләр язылган рәсемнәр алып килделәр. Ата-аналардан һәм педагоглардан – азык-төлек продуктлары.

Сүз уңаеннан, якташ сугышчылар балалардан юлламалар көтүләрен һәм укуларын кат-кат белдерәләр.

Семенкино авыл советы авыл җирлеге халкы складка бал, азык-төлек, җылы кием-салым тапшырды.

«Акчарлак» татар ансамбленең иҗат коллективы (җитәкчесе Р.Ибәтуллина ) чираттагы мәртәбә үзләренең гуманитар өлешләрен – җылы кышкы киемнәрен керттеләр.

Барысы да үзебезнекеләрне яратканга белән эшләнә.

Любовь Иванова. Фотолар иркекмәннәрдән.

Үзебезнекеләргә ярату белән
Үзебезнекеләргә ярату белән
Үзебезнекеләргә ярату белән
Үзебезнекеләргә ярату белән
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас