Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 декабрь , 11:00

Анновкалылар үзебезнекеләр өчен ярдәм җыйдылар

АННОВКА авылы халкы СВО зонасында урнашкан сугышчы-якташларына даими ярдәм күрсәтә.

Анновкалылар үзебезнекеләр өчен ярдәм җыйдылар
Анновкалылар үзебезнекеләр өчен ярдәм җыйдылар

Чираттагы гуманитар туплауны авыл иррекмәннәре  Н.П. Кулешова һәм авыл мәдәният йортының әйдәүче методисты Р.Р. Сәхибгәрәева башлап җибәргән.

Анновка мәдәният йортындагы гуманитар ярдәм җыю пунктында беренчел кирәк-яраклар: медицина чаралары, азык-төлек, бәйләнгән оекбашлар, урын-җир әйберләре, өй эшләнмәләре һ.б. тупланган. Авылда яшәүче Н.Туменская белән С. Яковлева госпитальгә өч инвалид коляскасын тапшырганнар.

- Анновка авыл советы авыл биләмәсендә  яшәүче һәркем җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша. Зоя Цымбал, Валентина Әсфәндиярова, Екатерина Швыркова, Наталья Касурина, Әлфия Миниәхмәтова, Наталья Мусина, Валентина Андреевская, Светлана Яковлева, Валентина Тамочкина аеруча активлык күрсәтәләр. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәт. Бергә без көч! - дип уртаклашты волонтер Рузилә Сәхибгәрәева.

Анновкалыларның  ярдәме МХО зонасына Бәләбәй районыннан гуманитар конвой белән җибәрелгән.

Любовь Иванова. Р. Сәхибгәрәева фотосы

 

Анновкалылар үзебезнекеләр өчен ярдәм җыйдылар
Анновкалылар үзебезнекеләр өчен ярдәм җыйдылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас