Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 декабрь , 13:00

Якташ яугир белән очрашу

Мәтәүбаш авыл мәктәбендә МХО зонасында хезмәт итүче якташлары, әлеге мәктәпне тәмамлаган  Радмир Хөснетдинов белән очрашу узган.

Якташ  яугир белән очрашу
Якташ яугир белән очрашу

Яугирне Ватан Геройлары көне белән котлап, авыл биләмәсенең  барлык халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырганнар. Өлкән класс укучылары котлауларга кушылып, изге теләкләр теләп, солдатларга язган хатларын тапшырганнар. Ул хатлар һичшиксез аларга барып җитәчәк.

Сугышчы белән киңәшләшеп, зонага алып китәргә  15 мең сумлык электр товарлары сатып алынган.

 – Безнең авылда ярдәмчел, игелекле кешеләр күп. МХО сугышчыларына блиндажлар төзергә Харрасов Радмир белән Гимазов Фидус төзелеш материаллары әзерләделәр. Ярдәм күрсәтүдән беркем  дә читтә калмый. Бергә без көч. Батыр солдатларыбызның җиңүенә ышанычыбыз нык, – дип яза ватсапптагы "Авылдашлар" төркемендә Лариса Муратова.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Якташ  яугир белән очрашу
Якташ  яугир белән очрашу
Якташ яугир белән очрашу
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас