Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов сөйли:
- Бәләбәйдә озатуны "Свои рядом" төркеме волонтерлары Александр Пономарев һәм Илнур Халфин оештырды. Аларга башка активистлар да ярдәм итте.
Авто өчен тәгәрмәчләр, генераторлар, кадаклардан алып фольгоизолонга кадәр төзелеш материаллары, шулай ук инструментлар, азык-төлек продуктлары, маскировка челтәрләре, гигиена чаралары, окоп шәмнәре һәм башкалар төялде.
Гуманитар ярдәм Донецк Халык Республикасына һәм Белгородка китте.
Сүз уңаеннан, шундый ук гуманитар җыелманы Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары (А.Фәттахова, Р. Солтанов) ДХРга, Запорожьега һәм башка юнәлешләргә җибәргәннәр.
Мисал өчен, «Арсенал» кибете коллективы ике генератор тапшырган (С. Саков, И. Николаева).
Әфган сугышында катнашучы Владимир Коровкин да генератор сатып алган.
Күп кенә халык чираттагы гумконвойга үз өлешен кертте. Барыгызга да рәхмәт!
Фронттан сугышчылардан рәхмәт белдергән беренче хәбәрләр волонтерларга килеп иреште дә инде.
Любовь Иванова. Ветераннар советы һәм Приютның ярдәм үзәге фотолары