Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
24 декабрь , 11:00

Батыр сугышчы өчен фатир

Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев махсус хәрби операциядә катнашучы Игорь Егоровның апасына яңа фатир ачкычы тапшырды. Егет ятим бала статусына ия булып, торак алу өчен чиратта торган булган.

Батыр сугышчы өчен фатир
Батыр сугышчы өчен фатир

«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән якташыбыз 2023 елда Кораллы Көчләр сафларында хезмәте тәмамланганнан соң, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Яраланганнан соң армиядән демобилизацияләнгән һәм хәзер хатыны белән республикадан читтә яши.

 – Бәләбәй шәһәренең Механизация урамындагы яңа йортта бер бүлмәле фатирга ия булуына Игорь бик шатланды. Тиздән ул хатыны белән туган шәһәренә кайтырга җыена, – дип сөйләде махсус хәрби операциядә катнашучының сеңлесе Наталья Гардт.

Төзекләндерелгән торак фатирны арендага алучы яшь гаилә өчен бик тә урынлы. Чөнки ирле-хатынлы Егоровлар яз көне беренче балаларының тууын көтәләр.

Римма Солтанова.

МР мәгълүмат бүлеге фотосы

Батыр сугышчы өчен фатир
Батыр сугышчы өчен фатир
Батыр сугышчы өчен фатир
Батыр сугышчы өчен фатир
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас