Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
26 декабрь 2025, 15:30
1

Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында

Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре Донбасста часовня төзегәннәр. Аны 19 декабрьдә, изге Николай Чудотворецны искә алу көнендә ачтылар. Бу хакта «Молодежная газета»хәбәр итте.

Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында
Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында

Төзелеш идеясе Радий Хәбировныкы иде. БР Башлыгының Русия милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Йомагужин сөйләгәнчә, командировкаларның берсендә Радий Хәбиров часовня төзергә тәкъдим иткән. Башкортстан – күпмилләтле республика, ә хәрбиләр арасында төрле дин кешеләре булганлыктан, идея уңай кабул ителә. Элек сугышчылар үз көчләре белән янәшәдә мәчет төзегәннәр.

 – Башкортстаннан гуманитар ярдәм алып кайттык – менә дигән эшлекле агач материалы. Без аңа карадык та: игелекле эшкә җибәрәбез, - дидек. Дүртебез дә дә, үз көчебез белән, бура бурарга керештек. Үлчәмне компактлы, ләкин лаеклы итеп сайладык – алты метрга алты. Барысы да әзер булгач, аны сайлаган урынга күчердек. Ул чүп үләне белән капланган иде, шуңа күрә башта эшләргә туры килде: территорияне чистарттык, барысын да төзекләндердек, бура куеп, түбәсен яптыкл. Бөек Корбан бәйрәменә өлгердек. Яңа часовня да шундый ук зурлыкта: ул бик якты һәм уңайлы килеп чыкты, – дип хәбәр итте Баймак районыннан Моджахед кушаматлы хәрби хезмәткәр.

Агач гөмбәз вакыйгасы аеруча игътибарга лаек. Часовняны төзегәндә Приюттан православие сугышчысы, Тихвин хатын-кызлар монастыре клиригы, иерей Андрей Вялов Бәләбәй районында храмнарының берсен реконструкцияләгәннән соң калган борынгы гөмбәз барлыгын әйтте. Район башлыгы Азат Альверт улы Сәхабиев ярдәме белән  бу изге әйберне ике мең чакрымнан китерттек.

Инде урында  гөмбәзнең чын ядкарь булуы ачыкланган. Аның тарихын интернетта өйрәнгәннән соң, сугышчылар үз вакытында ул 1827 елда ук төзелгән гыйбадәтханәне изгеләндергән  икәнен беләләр. Конструкция кыр төзелеше өчен авыр булып чыга, шуңа күрә гөмбәз дин тотучыларны часовня янында каршы алыр дип  карар кылына. Сугышчылар стойкаларны ныгыталар, нигезне цементлыйлар һәм гөмбәзне саклык белән урнаштыралар.

Часовня диварларын җирле халык бүләк иткән иконалар бизи. Иконаларның иң өлкәненә – йөз яшьтән артык, аны бүләк иткән өлкән яшьтәге хатын-кыз иконаның аңа әнисеннән калуын сөйләгән.

Сугышчылар оештырган гыйбадәт кылу урыннары дини максатларга гына түгел, кешеләргә рухи тынычлык һәм иманны ныгытырга да ярдәм итә, дип саный хәрби хезмәткәрләр. Изге Николай Чудотворецны искә алу көнендә яңа часовняда беренче хезмәтне протоиерей Виктор Иванов башкарган. Беренче дога – үлгән сугышчыларның рухлары тынычлансын өчен.

Шул ук көнне часовнядан ерак түгел урнашкан мәчеттә җомга намазы укылган.

 

Фотолар «БИ», «МГ»архивыннан.

 

 

 

Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында
Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында
Бәләбәй гыйбадәтханәсе гөмбәзе астында
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас