Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
29 декабрь 2025, 15:00

Мәрхәмәтлек һәм СВОга ярдәм елы саннарда һәм фактларда

2025 елда Бәләбәй районында барлык волонтерлык төркемнәре битараф булмаган гражданнар ярдәме белән махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар өчен хәйрия ярдәме белән 27 автоконвой оештырды һәм җибәрде.

Мәрхәмәтлек һәм СВОга ярдәм елы саннарда һәм фактларда
Мәрхәмәтлек һәм СВОга ярдәм елы саннарда һәм фактларда

Якташ сугышчылар соравы буенча 25 автомобиль (өлешчә сатып алынган, өлешчә бүләк ителгән), өч мотоцикл, бер квадроцикл, ике прицеп, автозапчастьлар һәм тәгәрмәчләр, инструментлар һәм майлау материаллары тапшырылды.

Район маскировка үрүчеләре  быел 1000нән артык маскировка челтәре әзерләп фронтка җибәрделәр.

Бәләбәйдән мондый төркемнәрнең маскировка үрүчеләре иң зур өлеш керттеләр:  “Үзебезнекеләрне Zамаскировкалыйбыз” (волонтер Дарья Маркелова) – эшчәнлек дәверендә алар 1130 га якын масчелтәр үргән; “Приют бистәсендәге фронт өчен маскчелтәре” – 890 данә үрелгән (20дән артык хатын-кыз ике сменада үрә), “Баженово үрүчеләре” - 290 челтәр (төркемдә 15 кеше).

2025 елда челтәр үрү пунктлары Знаменкада һәм Ермолкинда ачылды.

Челтәр үрү өчен материалларның күп өлеше безнең халык һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз җыйган акчаларга сатып алына, Бәләбәй районы ветераннар советы сатып алуда зур ярдәм күрсәтә.

Якташ сугышчыларның соравы буенча суыткычлар, кер юу машиналары, күчмә мичләр, төзелеш материаллары һәм инструментлар, генераторлар, РЭБ системалары, “Булат-4” дрон детекторлары, тепловизорлар, теплоприцеллар, мавиклар, мониторлар, телевизорлар, “Ябалак” детекторы, рацияләр, 3D принтеры өчен ноутбуклар, принтерлар, ламинатор, кулдан ясалган таш вату машинасы һ. б. озатылган.

Гумконвойлар белән тонналап азык-төлек продуктлары, шул исәптән өйдә әзерләнгән, эчәргә яраклы ике фура эчәр су китте.

Медикаментлар, гигиена чаралары, урын-җир кирәк-яраклары, яралы сугышчылар өчен киемнәр, шул исәптән Приют бистәсе волонтерлары тарафыннан тегелгәннәре, парафинлы шырпылар  һәм окоп шәмнәре –якташларыбыз барысын да рәхмәт белдереп кабул итте.

Иң актив волонтерлык төркемнәре: Приют  бистәсендәге ярдәм үзәге (челтәр үрүчеләр һәм тегүчеләр төркеме белән); "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй”, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют”, “Бәләбәй шәһәренең СВО төркем”, солдат аналары союзы, "Үзебезнекеләр янда. Бәләбәй”.

Актив хәйриячеләр арасында: Бәләбәй районы хакимияте ветераннары, Приют халкы һәм бистә ветераннар советы, “Чик сакчылары берлеге”җәмгыяте, МВД. Диңгез туганлыгы, ВДВ, “Чернобыль берлеге”, «Урал-Батыр» сарае каршындагы“Кудесницы”,”Кул эшләре” декоратив-гамәли иҗат һәвәскәрләр берләшмәләре, Шаровка, Максим-Горький, Өсән – Ивановка, Тузлукуш, Слакбаш, Ермолкино, Семенкино, Анновка һәм Знаменка авыл советлары; “Глуховская” шифаханәсе, “Док-Консультант” җәмгыяте, “ОНИД” җәмгыяте, Михайло-Архангельский храмы, Приют  бистәсендәге Тихвин Мәрьям ана иконасы храмы, Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр һәм башкалар.

Төяп җибәргәндә Бәләбәй механизация һәм электрлаштыру көллияте һәм Бәләбәй гуманитар-техник көллияте студентлары зур ярдәм күрсәтә.

Конвойлар СВОда катнашучылар соравы буенча оештырыла, алар белән район ветераннар советы һәм волонтерлар элемтәдә тора.

Безнең волонтерлар күрше Әлшәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Ярмәкәй районнары һәм Октябрьский шәһәре волонтерлары белән бәйләнештә эшлиләр.

Любовь Иванова.

Фотолар “БИ”архивыннан.

 

Мәрхәмәтлек һәм СВОга ярдәм елы саннарда һәм фактларда
Мәрхәмәтлек һәм СВОга ярдәм елы саннарда һәм фактларда
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас