25 декабрьдә, 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү көнендә, Бәләбәйнең «Ватанны саклаучылар» мемориаль комплексында безнең районнан һәлак булган сугышчылар истәлегенә «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы сугышчылар» стеласына чәчәкләр салынды.
Истәлекле чарада Бәләбәй районы муниципаль район Советы секретаре Артур Садыйков, хәрби комиссар Рөстәм Сәхабов, ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Рим Баһманов, ветеран-әфганчылар, эчке эшләр министрлыгы, Чик сакчыларының хәрби иҗтимагый берләшмәләре һәм ВДВ вәкилләре катнашты.
Шул ук көнне А. Садыйков, Р. Сәхабов, А. Буйлов һәм Приют бистәсе ветераннар оешмасы рәисе Людмила Пашина блокададагы Ленинградта яшәгән тыл хезмәтчәне Екатерина Петровна Гуськова янына барып, аны 91 яшьлек юбилее белән котладылар!
Катлаулы язмыш Екатерина Петровнаның көчле характерын сындырмый, ул элеккечә актив һәм изге күңелле! – диде Л.Пашина.
Артур Садыйкова Е.П. Гуськовага «Бердәм Русия» Бөтенрусия партиясеннән бүләк, ветераннар советыннан исемлеторт тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Приют бистәсенең мактаулы гражданины Зәкуан Насыйбуллин улы Әсәдуллин янына барып, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм торт тапшырдылар.
Район ветераннар советы активисты, грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы Николай Кухарев М. Горький авылында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә булды.
Ул Яңа елга шәһәр халкы җыйган бүләкләрне тапшырды, ә аннары пациентлар белән бергә гитарада уйнап, аларның яшьлек җырларын җырлады.
Любовь Иванова. Ветераннар советы фотолары