Узган җомгада алар Приютта "Үзебезнекеләр турында" иҗат кичәсенә җыелдылар, аны "Приют бистәсендәге ярдәм үзәге" волонтерлар төркеме оештырды.
Приют бистәсе шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова волонтерларга һәм авыл халкына рәхмәт белдерде.
Программада Әхмәтшин Илһам, Годов Николай, Буравлев Павел, Шәрипова Азалия һ. б. башкаруында патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
"Йолдызлык" эстрада биюе коллективы (хореограф Лиана Якубова) дәртле биюләр бүләк итте.
Михаил Шуляковский тәрбияләнүчеләре Әхмәтҗанов Тимур һәм 7 нче урта мәктәпнең вокаль төркеме аерылып торды.
Программаны 5 нче урта мәктәп волонтерлары җитәкчесе Галина Афанасьева алып барды.
СВО зонасында Ватанны саклау буенча бурычларын үтәүче якташлар, шулай ук актив иреклеләр һәм битараф булмаган халык адресына бик күп изге сүзләр әйтелде.
Чараның төп максаты – хәйрия – безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен акча туплау, битараф булмаган кешеләр даирәсен киңәйтү.
Күренеп торган урында СВО катнашучылары ихтыяҗларына акча салу өчен копилкалар куелды. Яшь ирекмәннәр акчаларның сакланышын игътибар белән күзәттеләр һәм кунакларга социаль челтәрләрдә волонтерлык төркемнәренә кушылырга ярдәм иттеләр. Чарада 22055 сум акча җыелды.
– Килгән кунакларга, шулай ук безнең идеяне хуплаган һәм кичәне оештыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Алар: Гөлчәчәк белән Зиннур Шәриповлар гаиләсе ("Феникс" кафесы бинасын бушлай бирделщр), 7 нче, 16 нчы мәктәпләр, 25 нче мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре, храм каршындагы "Приют бистәсенең изге йөрәге" төркеме, "Фантазия" кафесы һәм барлык артистлар, – дип аңлатты волонтер Айгөл Фәттахова.
Барлык җыелган акча СВО сугышчылары соравы буенча кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлдереләчәк. Якын арада гуманитар ярдәм җибәрү гыйнвар уртасына билгеләнгән.
Любовь Иванова. Приют бистәсендәге ярдәм үзәге фотолары.