Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 гыйнвар , 17:00

СВОда солдатларга ярдәм иткән Жорикның хәле әйбәт

Сугышчылар аның өчен бик шат. 

СВОда солдатларга ярдәм иткән Жорикның хәле әйбәт
СВОда солдатларга ярдәм иткән Жорикның хәле әйбәт

СВО зонасында Русия сугышчыларына ярдәм иткән: боеприпаслар ташыган һәм хуҗалык эшләрендә катнашкан Жора кушаматлы ишәк Мәскәү зоопаркында тулысынча адаптация үткән һәм үзен бик яхшы хис итә. Бу хакта  зоопаркның генераль директоры Светлана Акуловага сылтанып РИА Новости язган.

СВОдан соң Мәскәүгә кадәр Жорик Бөек Устюгта Кыш Бабай вотчинасының зообакчасында адаптация үткән иде. Бүгенге көндә ул, карантинны тәмамлап, Балалар зоопаркында Камерун кәҗәләре янында даими экспозициядә яши.

Жорик яңа урынны өйрәнә, күршеләре белән таныша, зоологлар сүзләренчә, бу аның яхшы психологик халәте турында сөйли. 

“Зоопаркка килүчеләр бу ихлас күңелле ишәк белән таныша ала”, – дигән Светлана Акулова.

Жорик озак вакыт 1430нчы гвардия полкы сугышчылары белән яшәгән һәм солдатларга ярдәмче генә түгел, дус та булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас