Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
24 гыйнвар , 11:00

Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар

Рәзидә  Ибатуллина җитәкчелегендәге "Акчарлак" татар җыры ансамбле Бәләбәй районы Үзәк мәдәният сараенда оештырылган "Окоп шәмнәре" акциясенә кушылды.

Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар
Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар

Изге күңел, җыр-моң белән,  изге догалар кылып, артистлар бергә берничә партия шәм ясадылар, алар, кечкенә өмет маяклары кебек, солдатларыбызны җылытырга китәчәкләр. Кырыс окоп шартларында шәм уты җылылык чыганагына гына түгел, ә караңгылыкны һәм өйне сагынуны җиңәргә ярдәм итүче яктылык нурына да әверелә. Бу шәмнәрне ясаганда, ансамбль әгъзалары һәр шәмгә  кайгыртучанлыкларын, геройларның тиз арада кайтуына ышаныч һәм өметләрен  салдылар.

"Окоп шәмнәре" акциясе – иҗат коллективларының Русия армиясенә ярдәм итүгә үз өлешләрен кертә алуының ачык мисалы. Бу – халык белән армиянең бердәмлеген күрсәтү, бүгенге көндә безнең мәнфәгатьләрне яклаучы солдатларыбыз өчен борчылуыбызның символы. Һәм бу кечкенә утлар яна икән,   Ватаныбыз тынычлыгына һәм чәчәк атуына өмет яши. Бу шәмнәр җылысы солдатларның йөрәкләрен җылытсын, аларга безнең ярдәмгә һәм җиңү өметенә ышаныч китерсен.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар
Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар
Изге догалар белән окоп шәмнәре ясыйлар
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас