Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
28 гыйнвар , 18:00

Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя

Бәләбәй шәһәре кабул итү пунктына район халкыннан гуманитар йөк туктаусыз килеп тора, аннары ул Белгородчинага һәм СВО зонасына озатыла.

Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя

Шушы көннәрдә Тузлыкуш һәм Өсән-Ивановка  авыл советы авыл биләмәләрендә  яшәүчеләр, Бәләбәй үзәк район хастаханәсенең офтальмология бүлеге коллективы, шәһәрдән Камил Вәрис улы һәм Наил Камил улы Салиховлар, Бәләбәй медицина көллияте студентлары һәм башкалар үз өлешләрен керттеләр.

Мәсәлән, өсәнивановкалылар шәхси посылкалар, азык-төлек, медикаментлар, плащ-палаткалар, бензопычкы, бәйләнгән бияләй- оекбашлар җыйганнар Насыйбуллин Илгизнең крестьян-фермер хуҗалыгы  500 данә биш литрлы су савытын биргән.

– СВОда катнашучыларга һәм РФның зыян күргән районнарында яшәүчеләргә нинди ярдәм күрсәтергә икәнен һәркем үз мөмкинлегеннән  чыгып үзе хәл итә. Ярдәм бөтен мир белән җыела. Бик күп азык-төлек продуктлары, саклану һәм гигиена чаралары, шешәләргә салынган су һ. б. әйберләр килде.

Битараф булмаган бәләбәйлеләргә актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерәбез, – диләр Бәләбәй районы ветераннар советында.

Любовь Иванова. Ветераннар советы фотолары

Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Гуманитар ярдәмне бөтен халык җыя
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас