Йөкнең күләме ике ярым фураны биләде: боларның барысын да кул белән төяргә кирәк иде. Маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, гигиена чаралары, төзелеш материаллар һәм инструментларыннан тыш, сатып алынган квадроцикл да төялгән, аны егетләрп сораган.
– Ир-ат волонтерларыбызга түбәнчелек белән баш иябез, алар гуманитарканы илттеләр һәм төнгә кадәр бушатып төяделәр. Сугышчыларыбызга ярдәм итү эшенә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.
Республика конвоеның бөтен ярдәме "Башкортостан" полкына һәм Новоайдар, Донецк, Запорожье һәм Красный Луч юнәлешләренә җибәрелде.
Без СВО зонасына йөкне оператив илтеп җиткерүнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз.
– Гумконвой озатылган арада, безнең үрүчеләр маскировка челтәре үрү өчен нигезен әзерләделәр. Бу эш югары төгәллек һәм материалның үзенчәлеген белүне таләп итә. Сугышчыларыбызның позицияләрен нәтиҗәле яшерә торган сыйфатлы маскировка челтәре барлыкка килсен өчен һәр ячейка җентекләп үлчәнергә һәм киселергә тиеш - дип уртаклашты ирекмән Айгөл Фәттахова
Ватанга риясыз хезмәт итү һәм аны яклаучыларга ярдәм күрсәтү гражданлык җәмгыятенең әхлакый куәтен билгели.
Красный Лучтан якташыбыз-сугышчыга гуманитар ярдәм барып җитү турында хәбәр килде.
Үзебезнекеләргә булышыгыз! Биләмәләрнең волонтерлык төркемнәренә кушылыгыз!
Любовь Иванова. Приют бистәсе үзәге фотолары.