Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
1 февраль , 11:00

Үз яклаучыларыбызны кайгыртып

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ел саен «Герой өчен җылы»Бөтенрусия хәйрия акциясе үткәрелә. Ул 2 февральдә башлана һәм 2026 елның 23 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Үз яклаучыларыбызны  кайгыртып
Үз яклаучыларыбызны кайгыртып

«Герой өчен җылылык " акциясе СВО зонасында булган Ватанны саклаучыларга, махсус учреждениеләрдә яраланганнан соң дәваланучы СВОда  катнашучыларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 – Игелекле акция «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында оештырыла һәм ике өлешне үз эченә ала: хәрбиләр өчен хатлар һәм бүләкләр җыю буенча гуманитар миссия һәм госпитальләрдәге СВОда катнашучылар, шулай ук СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен тематик чаралар. Изге эшкә кушылырга теләүчеләр ветераннар советына (Бәләбәй, Ленин ур., 3а) бүләкләр һәм хатлар китерә яки биләмәләрнең волонтерлык төркемнәренә тапшыра ала, – дип аңлатты Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов.

Җылы оекбашлар, шарфлар, перчаткалар, башка җылы әйберләр, көнкүреш химиясе, озак саклана торган баллы ризыклар, хатлар, СВО зонасына кирәкле  башка әйберләр алып килергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (34786) 3-25-57.

Яклаучыларыбызга җылылык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итәбез!

Любовь Иванова әзерләде

Үз яклаучыларыбызны  кайгыртып
Үз яклаучыларыбызны кайгыртып
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас