Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
2 февраль , 11:00

60 саклаучы юрган тегелгән!

Семенкино авыл Советы волонтерлары ике ай эчендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 60 одеял тектеләр. Бу эшләнмәләрнең нәтиҗәлелеген сугышчылар үзләре раслый, чөнки алар җылылык нурланышын вакытлыча тоткарлый, бу аларга пилотсыз очкычларның тепловизорларыннан качарга мөмкинлек бирә.

60 саклаучы юрган тегелгән!
60 саклаучы юрган тегелгән!

Яшерергә һәм якларга –  актив җәмәгать эшлеклесе Гера Федорованы шундый мөһим эшне оештыруга илһамландырган төп идея менә шушы. Бу принцип аны гына түгел, биредә яшәүчеләрнең күбесе өчен мөһим. Волонтерлар ассызыклаганча, бердәм команда һәм битараф булмаган якташлар ярдәменнән башка ул тормышка ашмас иде. Яңа Семенкино һәм Иске Семенкино остаханәләрендә 15ләп үз эше остасы бик теләп эшләде. Тегү машиналарының текелдәве эш көннәрендә генә түгел, ә кичләрен, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә ишетелеп торды, кешеләрне уртак максат белән берләштерде.

Әзер эшләнмәләрне ирекмәннәр  капчыкларга икешәр  итеп тутырды. Мондый егерме посылканы 2025 ел ахырында тапшырдылар, икенче партия шушы көннәрдә гуманитар йөк  белән Белгород өлкәсенә китте, калганнары якын арада озатылачак.

Светлана Прокофьева

Семенкино  авыл советы авыл хакимияте фотолары

60 саклаучы юрган тегелгән!
60 саклаучы юрган тегелгән!
60 саклаучы юрган тегелгән!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас