М.Шәйморатов исемендәге штаб һәм “Бердәм Русия”нең “Яшь Гвардиясе” урындагы бүлекчәсеннән волонтерлар активлык күрсәткән.
Гуманитар ярдәм җыюда халык, эшмәкәрләр, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре һ.б. катнаша. Җыелган барлык ярдәм сортларга бүленә һәм җибәрергә әзерләнә. Йөкнең бер өлеше Белгородчинага барып җиткән дә инде.
Бәләбәй шәһәренең “Чик сакчылары союзы” җәмгыяте әгъзалары (җитәкчесе Кудрявцев А. Г.) җыелган акчага безнең сугышчыларга ике аккумуляторлы гайковерт сатып алганнар.
2 февральдә СВОда катнашучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр һәм әйберләр җыю буенча “герой өчен җылылык” Бөтенрусия акциясе башланды. Акциягә беренчеләрдән булып “Урал-Батыр” милли-мәдәни сарае каршындагы “Кудесницы”декоратив-гамәли иҗат берләшмәсе хатын-кызлары кушылды.
Берләшмә иҗатчылары безнең сугышчыларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Үзебезнекеләргә кушылыгыз!
Любовь Иванова. Фотоларны ветераннар советы тәкъдим итте