Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
5 февраль , 10:00

Курскига үзебезнекеләр өчен ашыгыч ярдәм җибәрелде

Приют бистәсе ярдәм үзәгенең "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" төркеме һәм “Ярмәкәй районының СВОга ярдәме" волонтерлары көчләрен берләштереп, ашыгыч рәвештә Курск юнәлеше сугышчыларына ярдәм тупладылар.

Курскига үзебезнекеләр өчен ашыгыч ярдәм җибәрелде
Курскига үзебезнекеләр өчен ашыгыч ярдәм җибәрелде

 – Киез итекләр, җылы әйберләр, окоп шәмнәре һ.б. төядек, зур прицеплы автомобиль ялладык. Транспорт чыгымнарын Октябрьский, Туймазы, Приют, Миякә һәм Ярмәкәй районының Тарказы авылыннан  биш волонтер төркеменә бүлдек. Саклаучыларыбызның ZOVын  кабул иткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәбез, –  диде волонтер Айгөл Фәттахова.

Автомобиль инде юлда, һәм тиздән безнең сугышчылар Башкортстанда яшәүчеләрдән ихлас җылы ярдәм тоячак.

Любовь Иванова. Фотоларны ирекмәннәр тәкъдим итте

 

Курскига үзебезнекеләр өчен ашыгыч ярдәм җибәрелде
Курскига үзебезнекеләр өчен ашыгыч ярдәм җибәрелде
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас