Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
6 февраль , 10:00

Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә

“БИ” хәбәр иткәнчә, кичә Бәләбәйдән Курск өлкәсенә автомашина китте.

Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә
Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә

Бу юнәлештәге сугышчылар өчен ашыгыч рәвештә җылы әйберләр җыюга күп  гуманитар конвойларның даими катнашучылары оператив җавап бирде.

Алар арасында – Тузлукыш авыл советы авыл биләмәсе кешеләре. Авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова оператив рәвештә киез итекләр, җылы киемнәр, салкын тиюгә каршы дару препаратлары, витаминнар һәм башка әйберләр китерде.

“Минем шәһәрем” идарәче компаниясе  коллективы бензин генераторы сатып алган.

“Ветеран” хоры катнашучылары киез итек, галошлар сатып алганнар, өй эшләнмәләре китергәннәр.

Әйберләр җыюда Приют, башка авыл биләмәләре, шулай ук күрше районнар халкы катнашкан.

Сугышчыларның һәм зыян күргән территорияләрдә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын аңлау, ярдәмчеллек  – безнең уртак җиңүебезнең нигезе,  – дип белдерделәр Бәләбәй районы ветераннар советында.

МХО  зонасында булган Ватанны саклаучыларга, махсуслаштырылган учреждениеләрдә яраланганнан соң дәваланучы МХО катнашучыларына, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Герой өчен җылылык” Бөтенрусия акциясе дәвам итә.

Җылылык һәм яхшылык белән уртаклашыгыз! Биләмәләрнең волонтерлык төркемнәренә мөрәҗәгать итегез!

Любовь Иванова. Ветераннар советы фотосы

 

Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә
Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә
Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә
Бәләбәй районы халкы үзебезнекеләргә актив ярдәм итә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас