Балаларны маскировка челтәрләре үрүчеләзре ачык йөз белән каршы алды.
Ирина Николаевна Зарубина материалның ничек сайлануы, тукыма буйларының ничек киселүе турында сөйләде, маскировка элементларын үрү өчен трафаретларны күрсәтте.
Балалар осталарның эшләрен кызыксынып карадылар: алар кулларындагы яшел тасмалар нигезгә үрелеп, саклагыч япма ясадылар.
СВОда һәлак булган сугышчы-якташларының фотосурәтләре куелган стенд яшь бөркетләрнең игътибарын җәлеп иткән. Бер минут тынлык белән алар геройларны искә алганнар.
Экскурсия барышында Бөркетләргә сугышчылар алып кайткан дронны күрсәткәннәр. Балалар "һава разведчигын" таң калып караганнар, БПЛА белән үзләре идарә итәргә хыялланып, аның безнең сугышчыларга ничек ярдәм итүен күз алдына китергәннәр.
Бишенче мәктәпнең яшь патриотлары үзләре белән сугышчыларга җылы бүләкләр – чәйнек һәм Ватанны саклаучылар көненә чын күңелдән котлау һәм изге теләкләр язып хатлар алып килгәннәр.
Менә шулай Бөркетләр "очарга " - Ватанны яратырга һәм аны саклаучыларга ярдәм итәргә өйрәнә..
Мила Любченко. Приют бистәсе ярдәм үзәге фотосы