Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 февраль , 17:00

Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта

Анновка авыл Советы халкы бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга даими ярдәм күрсәтә. Авыл халкы бердәм рәвештә гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта
Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Анновка авылы мәдәният йортында "Солдатлар өчен өй токмачы"акциясе оештырылды.

  –  Гуманитар акциядә авыл хатын-кызлары бик теләп катнашты. Алар үз хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгырту һәм игелекле хисләрен салдылар. Яратып әзерләнгән продукт чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк. Өй токмачы сугышчыларга туган якларын, өй һәм әниләренең җылы кулларын искә төшерер дип өметләнәбез, - диде волонтер һәм мәдәният йорты методисты Рүзилә Сәхибгәрәева.

Бәләбәй районында "Герой өчен җылылык" Бөтенрусия акциясе уза. Үзебезнекеләрне җылытыйк!

Любовь Иванова. Анновка мәдәният йорты фотолары

Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта
Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта
Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта
Анновка авылы хатын-кызлары үзебезнекеләрн кайгырта
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас