Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
13 февраль , 17:00

Николаевлардан «татлы сәлам»

Семенкино авыл советы җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итәләр. Һәркем үз көченнән килгәнчә өлеш кертә: кемдер матди яктан, кемдер эш белән. Күптән түгел "БХ" сайтында хәбәр ителгәнчә, волонтерлар 60 антидрон одеял тегеп, алгы сызыкка җибәргәннәр. Игелекле эшләр дәвам итә: хәзер яңа семенкинолылар сугышчылар өчен татлы һәм файдалы күчтәнәч посылкалары әзерләгәннәр.

Николаевлардан «татлы сәлам»
Николаевлардан «татлы сәлам»

"Безнең җирлектә кыен чакларда берләшергә сәләтле ярдәмчел һәм игелекле кешеләр яши. Хәзер бу бердәмлек аеруча сизелә: күпләр гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Авылыбыздан Николаевлар сугышчыларыбызга «татлы сәлам» тапшырдылар – 40 килограмм бал! Аларның умарталыклары урманда – юллардан һәм предприятиеләрдән ерак урнашкан, димәк, бу продукт табигый, экологик яктан чиста, табигать йөрәгеннән килә дигән сүз", - дип сөйләде авыл җирлеге депутаты, Яңа Семенкино  авылы старостасы Гера Степановна Федорова.

Авыл волонтерлары татлы тәм-томны 4-3 литрлы контейнерларга салып, тартмаларга һәм капчыкларга тутырганнар. Озакламый посылкалар гумконвой составында һәм егетләр белән МХО зонасына китәчәк.

Николаевларның йөздән артык умартасы бар. Петр Николаевич билгеләп үткәнчә, бал һәркемгә: сату өчен дә, гаилә ихтыяҗлары, Ватан чикләрен саклаучы сугышчыларыбыз өчен дә җитәрлек.

Петр Николаевич белән Елена Сергеевна, пенсия яшенә карамастан, эшсез утырмыйлар. Аларның өй яны участогында ун баш мөгезле эре һәм вак терлекләр, ике ат, сарыклар һәм тавыклар асрала, ә җәй көне алар үрдәкләр дә үстерәшләр. Чын мини-ферма! Ә төп ярдәмчеләре – барлык кирәкле җиһазлары булган өч трактор. Эш күп вакыт һәм көч таләп итә,әмма хезмәт сөючән һәм энергияле Николаевлар барсына да өлгерәләр.

Хәзер кыенбулганнарга ярдәм итеп, без кешелеклерәк булабыз. Солдатлар безне саклый, ә без –  аларны. Бу сүзләр бүген  игелекле эшләре белән Җиңүне якынайтучы һәркемнең йөрәгендә яңгырый.

Светлана Прокофьева

Фотолар авыл  биләмәсеннән

 

 

Николаевлардан «татлы сәлам»
Николаевлардан «татлы сәлам»
Николаевлардан «татлы сәлам»
Николаевлардан «татлы сәлам»
Николаевлардан «татлы сәлам»
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас