Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
13 февраль , 10:00

Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар

"Үзебезнекеләр ташламыйбыз. Приют" төркеме волонтерлары безнең яклаучыларның үтенечләрен актив үтиләр.

Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар

Шушы көннәрдә алар окоп шәмнәре ясау һәм медикаментлар сатып алу акцияләрен  үткәрделәр.

Парафин алырга 5 нче мәктәп укучылары,  педагоглар, ата-аналар ярдәм итте.

Приют бистәсенең ярдәм үзәгендә сугышчылар һәм шефлыкка алынган госпиталь соравы буенча чираттагы конвойны җыю бара. Әйтик, 7 нче мәктәп укучылары һәм  ата-аналар  бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба алырга булышканнар.

"СберСпасибо" бонусларына медикаментлар сатып алынган.

Хәйрия кертемнәре хисабына йокы капчыклары, генератор, бензопила, озынайткыч һ. б. сатып алганнар.

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр чираттагы мәртәбә гуманитар һәм финанс ярдәме күрсәттеләр.

"Башавтотранс" җәмгыяте коллективы окоп шәмнәрен тапшырды.

 Көн саен битараф булмаган халык СВО (МХО) зонасына җибәрү өчен кирәкле әйберләрне Үзәк складына китерә.

Сугышчыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча биләмәләрнең волонтерлык төркемнәренә мөрәҗәгать итегез!

Любовь Иванова. Фотоларны волонтерлар тәкъдим итте

 

Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Ватанны саклаучылар көненә Үзебезнекеләр өчен ярдәм җыялар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас